Волейбол буенча дөнья чемпионатына волонтерлар туплау башлана

Волейбол буенча дөнья чемпионаты быел Россиянең ун шәһәрендә, шул исәптән Казанда узачак.

Аны оештыру өчен 21 февральдә волонтерлар җыя башлыйлар. Ярышларга әзерләнү һәм аны үткәрүгә барлыгы 18 юнәлеш буенча 3500дән артыграк волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Кандидатлар  чемпионатны оештыручы шәһәрләрнең волонтерлык үзәкләрендә  сайлап алыначак. Ярышларга кадәр кандидатка 18 яшь тулган булырга тиеш. Моннан тыш инглиз телен белү, команда белән эшләү осталыгы исәпкә алыначак. Волонтерлар сафына эләгү өчен турнирның оештыру комитеты сайтында махсус бүлектә заявка калдыру шарт.

Исегезгә төшерәбез: 2022 елда волейбол буенча дөнья чемпионаты 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр узачак. Анда 24  команданың катнашуы көтелә.


Фикер өстәү