Узган ел Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 2020 ел белән чагыштырганда 19,9 процентка кимегән.
«Узган елгы аномаль һава шартлары республиканың авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә тискәре йогынты ясады», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында әйтте.
«2022 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, 2021 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә якынча 110 процентны, шул исәптән үсемлекчелек өлкәсендә — 126 процент, терлекчелектә — 100 процентны тәшкил итәчәк дип фаразлана», – диде Наил Залаков.
2022 елның беренче кварталында аграрийлар 3 миллиард сумга якын акча алачак.