Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров “Химград” резидентларының җитештерү мәйданчыклары белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән “Химград” технополисында булды.

“Химград” – заманча индустриаль химия паркы. Гомуми мәйданы – 131 гектар. 2006 елда оештырылган. Анда 360 компания – барлыгы 9,6 мең кеше эшли. 7 предприятиегә чит ил капиталы җәлеп ителгән.
Резидентлар эшчәнлегенең төп юнәлешләре – полимерлар эшкәртү, нано-, биотехнологияләр, медицина технологияләре, ресурсларны һәм энергияне сак тоту.
Узган елда биредә барлыгы 57,8 миллиард сумлык продукция җитештерелгән Бу – 2020 елдагыга караганда 23 процентка күбрәк. Барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга 6,9 миллиард сум салым акчасы күчерелгән.
Татарстан Президенты һәм федераль министр технополис резидентларының җитештерү мәйданчыклары, продукция үрнәкләре белән танышты. “Химград” генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин аларга барысын да җентекләп аңлатты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров шулай ук республиканың сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсендә дә булды.


Фикер өстәү