Рөстәм Миңнеханов Олимпиадада көмеш медаль откан Данил Садриевны котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Олимпия Уеннарында трамплиннан сикерү буенча катнаш команда ярышларында көмеш медаль яулаган якташыбыз, Лениногорск егете Данил Садриевны әлеге уңышы белән тәбрик итеп, аңа котлау телеграммасы юллады.

«Татарстан спорт сөючеләре исеменнән, шәхсән үз исемемнән сине Пекиндагы 2022 елгы Олимпиадада искиткеч зур уңыш белән котлыйм. Синең катнашыңда яуланган көмеш медаль Россия командасы аеруча кыйммәтле, чөнки бу безнең ил тарихында трамплиннан сикерү буенча беренче Олимпия медале. Шундый күренекле дөнья спорт форумында синең ышанычлы һәм якты чыгышың – Татарстан өчен зур шатлык һәм горурлык. Рухыңның көчле булуы, җиңү өчен зур осталык һәм омтылыш күрсәткән өчен рәхмәт сиңа. Шулай ук беренче тренерың Николай Васильевич Герасимовка югары профессионализмы һәм игелекле хезмәте өчен аерым рәхмәт. Сиңа ышанабыз һәм чын күңелдән спортта һәм тормышта яңа уңышлар һәм казанышлар телибез. Нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет сиңа», – диелә телеграммада.


Фикер өстәү