Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә мошенниклар күбәйгән

Тикшертмәсәң, күбрәк түләрсең. Соңгы арада Казан халкы тораккоммуналь хуҗалык оешмаларыннан чираттагы «сәлам хатлары»на юлыга башлады. Кәгазьдә сүз суны исәпкә ала торган җиһазлар турында бара. Имеш, аларны куллану вакыты чыкмаганмы, тикшертергә кирәк, югыйсә су өчен арттырып түлисе. Кесәдән артык тиен чыгармыйсы иде дә бит, әмма тиз ышанучан кешеләргә соңрак кыен ашарга туры килмәгәе. Бигрәк тә хатта акка кара белән күңелгә шом кертерлек сүзләр һәм саннар язылса

Хат эчтәлеге

Хөкүмәт карары нигезендә фәлән елның фәлән аеннан суны исәпкә ала торган җиһазларны карату яңадан башланган икән (сорау: кайчан туктатылган иде икән соң ул?). Җиһазның төзеклеген исә «Центр Метрологии ЖКХ» тикшерә. Белгеч килә, счетчикның яраклымы-юкмы, алга таба кулланырга ярыймы-юкмы – барысын да караячак, ди. Алмаштырсын дисәгез, шалтыратып, чиратка языласы. Шунда ук телефон номеры да бар. Фәлән айның фәлән көненә кадәр белгеч чакыртмасаң, су өчен күбрәк түләячәгеңне искәртәләр. Барлык нормативлар белән таблицасы да янәшәдә генә урын алган.

Белдерү кәгазенә бәйләнерлек нигез юк кебек. Әйтик, номерлары да, кайсы адрестан, оешмадан җибәрелгәне дә, мөһере дә, имза дигәннәре дә бар. Закон сүзе дә берничә җирдә очрый. Сүзе булгач, үтәргә кирәк, димәк! Хәтта замананың аерылгысыз бер өлешенә әверелгән QR-код та сырланган, шулай булгач, ышанмый кара!

Бары да бар, әмма хатның кемгә атап язылганы, ягъни фатир хуҗасы, фатир, счет номерлары гына күрсәтелмәгән. Димәк, әллә бу хат сиңа, әллә күршеңә – кем белсен? Чагыштыра торгач, шунысына да игътибар итәсең: кәгазьгә имза куючының да, оешмасы бер булса да, җитәкчеләренең фамилияләре төрле. Әйтик, берәүләр өчен Авакумов, икенчеләр өчен Полетаев, йә Правда дигән кеше борчылып, хатлар юллый икән.

Тикшерергә иренмә икән

– Почтадагы кәгазьләргә артык игътибар биреп тормыйсың инде ул. Кем нәрсә тәкъдим итмәс. Гадәттә, миңа гел суши, пицца рекламалары чыга. Бу «сәлам хаты»на игътибар итәргә туры килде инде. Сүз бит акча, коммуналь хезмәтләр өчен түләү турында бара, – ди Фатих Әмирхан урамындагы йортларның берсендә яшәүче Рәйдә Нигъмәтҗанова. – Дөресен әйткәндә, бу кәгазьләр җәйдән бирле килә инде. Айлары гына үзгәреп тора, таләпләре – шул ук. Башта шунысы гаҗәпләндерде. Әйтик, июньнән бирле килә торган кәгазьгә ышансаң, мин һәр ай арттырып түлим булып чыгамы? Алайса, таләпләрне үтәмәгән өчен суны ник өзмәделәр икән? Чын счет-фактура кәгазендә исә түләүгә бәйле әллә ни үзгәреш сизмәдем. Фатирда бүлмә «снимать» итеп яшим. Кәгазьне хуҗасына күрсәттем. Ул исә җиһазларның тәртиптә булуын, әле былтыр гына яңага алмаштырганын әйтте.

Профессор Камай урамындагы фатирда яшәүче Фәнзилә Мостафина да шундый ук эчтәлектәге хатка Яңа ел ялларыннан соң Казанга килгәч тап була.

– Башта игътибар итми генә башка түләү кәгазьләре белән бергә алып куйган идем. Җентекләбрәк карагач, моның ялган кәгазь икәне аңлашылды. Дөресрәге, реклама кәгазе булуы, – ди ул. – Беренчедән, белдерүдә милек хуҗасының исем-фамилиясе дә, фатир адресы язылмаган. Ә бит барлык рәсми квитанцияләрдә дә языла алар. Икенчедән, кәгазьне җибәргән оешма турында да ишеткән юк. Нишләп әле андый кәгазьне үзебезнең идарәче компания җибәрми, бөтенләй билгесез оешма җибәргән дип аптырадым. Шушылар шик тудырды.

Һәрнәрсәне кат-кат тикшерергә күнеккән кеше буларак, шушы хат турында да белешкән. «Үзебезнең идарәче компаниягә шалтыраттым: алар бернәрсә дә юлламаган. Без барлык белдерүләрне квитанциягә язабыз, аерым кәгазьдә килгәннәргә ышанмагыз, диделәр миңа», – ди Фәнзилә.

Тик бар кеше дә бу кадәр уяу түгел шул. Алдакчылар тәэсир итә алырдай, коткыга бирелердәй кешеләр җитәрлек. «Федераль законны да китергәннәр, таблицасы да бар. Шуңа ышандым инде. Кәгазьдәге номер буенча шалтыраттым. Барысы да тәртиптә булсын өчен, 5 мең сумлык эшләр башкарырга кирәк, диделәр, – ди Казанның Киров районында яшәүче бер ханым. – Ярый күршем – яшь кеше. «Сиңа да мондый хат килмәдеме?» – дип сорарга башым җитте. Дөреслеккә туры килмәгән кәгазь булуын әйтте. Пенсиямнең зур өлеше кырыгалдарлар кесәсенә китәсе иде бит».

Нишләргә?

Оешманың, бәлки, чынлап та исәпләү җиһазларын тикшерү һәм алыштыру хокукы бардыр? Рәсми мәгълүматларга караганда, мондый эшне аккредитация узган оешмалар гына башкара ала. Һәрхәлдә, хатта күрсәтелгән оешманың андый хокукы юк булып чыкты.

«Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге» башкарма директоры Дмитрий Романов сүзләренчә, бу кәгазьләр – гадәти маркетинг алымы. Шуңа бу кәгазьгә бер күз салырга һәм… ташларга кирәк.

– Төп кәгазь – счет-фактура кәгазе, шуңа таянырга кирәк. Таблицада исәпләү җиһазларын кайчан тикшерәселәре турында мәгълүмат бар. Соңгы тапкыр кайчан тикшергәннәре турында да язылган, – ди ул. Белгеч әйтеп үткән бүлекләрнең исемнәрен язу зыян итмәс: исәпкә алу җиһазларының күрсәткечләре турында мәгълүмат «Дата последующей проверки ИПУ» дигән өлештә булыр.

Бу белдерү кәгазен реклама буларак та кабул итәргә мөмкин, дидек. Хокук белгече Ләйсән Халикова сүзләренчә, Татарстанда мондый күренешләр белән көннән-көн ешрак очрашырга туры килә. Алданмас өчен нишләргә?

– Шушы кәгазьләр ясаганда федераль законга «таяналар», кеше аңына шуның белән йогынты ясыйлар. Ягъни хөкүмәт җибәргән кәгазь бит бу дип кабул итәсең. Кәгазьдә язылганнарны мәҗбүри рәвештә үтәргә кирәк дигән тәэсир тудыралар. Мәсәлән, фатир өчен түләү кәгазьләрендә штрих-код, саннар күрәбез бит, бу да шул калыпта ясалгач, ышандыра, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр тиз ышанучан андыйга, – диде Ләйсән Халикова. – Култамга, мөһергә игътибар итәргә кирәк. Аннан бу төр хатларда күрсәтмәләрне башкаручының исем-фамилиясе күрсәтелми. Димәк, кәгазь мәгънәсез. Гадәттә, бу кәгазьләрдә «Реклама турында»гы федераль законның 5 маддәсенең 3 бүлегендәге 20 пунктында һәм 7 бүлектә язылган таләпләрне санга сукмау күзәтелә. Бу рекламаны, гадәттә, шәхси эшмәкәрләр ясый. Республиканың монополиягә каршы хезмәте «рәсми кәгазьләр» ясап, тараткан кеше-оешмаларны хокук бозу өчен җәза тартканы да бар.

Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрдә дә хәлләр шул чама икәне ачыкланды. Бичара беркатлылык җимеше инде бу. Слесарь чакыртып, күп дигәндә 500 сум түләп, счетчик алмаштырыр урынга, куркуга төшеп меңәрләгән сум акчаны югалтуны ничек аңлатасың тагы?

Белгечләр шуны искәртә: исәпләү җиһазларын тикшертергә кирәк булса, торак милекчеләре ширкәтенә яисә идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү хәерле. «Открытая Казань» хезмәтендә гариза да калдырырга мөмкин.

 

Исәпләү җиһазын тикшерү вакыты төрле счетчиклар өчен төрлечә. Мәсәлән, салкын су исәпләгечләре өчен – 6 елга 1, кайнар суга – 4 елга 1 тапкыр.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү