Илмира Нәгыймова: «Якыннарыбыз яшьли китмәсен»

Җырчы Илмира Нәгыймовалар гаиләдә 5 бала булган икән. Бу хакта җырчы олы абыйсы вафат булган көнне язылучыларына рәхмәт әйткәндә язып чыкты. Абыйлары Динар 36 яшендә коронавирустан вафат булды.

Бу хакта социаль челтәрләрнедә язганда Илмира «Берүк якыннарыбыз яшли китмәсен. Исән-сау булыйк» дип язып апа-абыйлары, энеләре-сеңелләре белән фотолар урнаштырган иде.

Нәгыймовлра гаиләсендә 5 бала була: Динар (8 февральдә вафат булды), Лилия (шулай ук бакыйлыкка күчкән, аның ул Глеб бар), Ильмира, Айнур һәм Гөлназ. Аларның хәзер 3 се генә исән. Абыйлары Динар вафат булган көнне җырчының сеңлесе Гөлназга 20 яшь тулган.

Нәгыймовлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Сабырлык телибез.


Фикер өстәү