Рөстәм Миңнеханов: Безнең максат – волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын иң югары дәрәҗәдә уздыру

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2022 елгы ир-атлар командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының икенче утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Видеоэлемтә аша утырышта Россия Спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров һәм «Волейбол 2022не оештыру комитеты» АКБО генераль директоры Роман Станиславов катнашты, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, булачак дөнья чемпионаты уеннары илнең 10 шәһәрендә узачак. Казанда ярышларның икенче төркем этабындагы 6 уен узачак (2-4 сентябрь).

«Волейбол безнең республикада иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсе булып тора. Татарстанның «Зенит» һәм «Динамо — Ак Барс» волейбол командаларыныж Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә уңышлары билгеле», — диде Татарстан Президенты.

Дөнья чемпионаты матчлары Волейбол үзәгендә – илдә әлеге спорт төре өчен генә билгеләнгән аз булмаган профильле объектларның берсендщ узачак. «Узган утырышта Казанда бер объектны, аерым алганда, Волейбол үзәген, төп арена һәм тренировка мәйданчыгы сыйфатында куллану тәкъдим ителде. Әлеге тәкъдим федераль оештыру комитеты тарафыннан хупланды», — дип ассызыклады ТР Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, республика акчалары хисабына спорт объектына комплекслы ремонт ясалган.

«Без матчларга әзерлек буенча планлы эш алып барабыз. Безнең максат – аларны иң югары дәрәҗәдә уздыру. Моның өчен республикада барлык кирәкле ресурслар һәм эре спорт чараларын оештыру тәҗрибәсе бар», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

РФ Спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров дөнья чемпионатына әзерлек вакытында спорт объектларының куркынычсызлыгы мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен ассызыклады. «Без көч ведомстволарыннан килгән коллегалар белән барлык объектларда да гамәлгә ашырылырга тиешле куркынычсызлык буенча бердәм таләпләрне эшләдек һәм килештердек», — диде ул.

Роман Станиславов үз чиратында хәбәр иткәнчә, 2021 елның октябрендә билет программасы эшли башлады. Казанда узачак матчларга 2 меңнән артык билет сатылган инде. Төп җанатарлар – Россия, Польша һәм Казахстаннан. Бүгенге көндә билетларның 50%тан да артмаган өлешен чыгару турында карар кабул ителгән. Бу эпидемиологик хәл аркасында мөмкин булган чикләүләргә бәйле.

Элегрәк Казанда берничә инспекция тикшерүе узды, алар нәтиҗәләре буенча тиешле актлар кабул ителде. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов үз чыгышында актларны үтәүнең агымдагы статусы, шулай ук турнирга әзерлек, куркынычсызлыкны тәэмин итү, мәдәни программаны оештыру, волонтерлар белән эшләү турында сөйләде.

Россия ир-атлар командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионатын 2022 елның 26 августыннан 11 сентябренә кадәр кабул итәчәк. 24 команда катнашыр дип көтелә, алар 94 матч уйнаячак. Уеннар Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Ярославль, Казан, Уфа, Екатеринбург, Новосибирск, Кемерово һәм Красноярск шәһәрләрендә узачак. Тамашачылар саны – 500 мең кеше.


Фикер өстәү