Тинчурин театры кемнәрне кавыштыра?

Тинчурин театры “Кавышабызмы?” дигән проект башлап җибәргән. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

18 гыйнварда Шамил Фәрхетдиновның “Мәхәббәт баскычы” спектакле Тинчурин сәхнәсендә 200нче тапкыр уйналган. Шул уңайдан тинчуринлылар “Кавышабызмы?” дигән яңа проект башлап җибәргән.

Әлеге проектның төп максаты – парсызларга үз ярларын табарга ярдәм итү.

Ул берничә этаптан тора. Беренчесендә – катнашырга теләүчеләргә үзләре турында анкета тутырырга кирәк. Анкетаны Тинчурин театрының социаль челтәрләрендә табып була. Шулай ук театрның холлында да махсус тартма куелган. Анкеталар 14 гыйнварга кадәр кабул ителгән.

Икенче этапта әлеге анкеталар арасыннан өч пар сайланып алынып, 18 гыйнвар «Мәхәббәт баскычы» спектакленә чакырылган.

Парларның мөнәсәбәтләре үсешен 14 февральдән башлап “Кавышабызмы?” реалити-шоуында күзәтеп булачак. Беренче чыгарылыш театрның Ютуб каналында инде дөнья күрде. Шоуның алып баручылары – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова.

Барлык этапларны да уңышлы узган парга төп бүләк – ресторанга кичке ашка бару мөмкинлеге биреләчәк.


Фикер өстәү