Татарстанда 2 градуска кадәр җылыта

Татарстанга яз якынлаша. Республика Гидрометеоүзәге фаразларына караганда, инде бу атна ахырында ук «плюс»лы температура көтелә.

Пәнҗешәмбе – 17 февральдә явым-төшем булмый диярлек. Көндез – 1–6, төнлә 6–13 градус суык. Җомгада һава торышы үзгәрә. Көнбатыш районнарда кар, урыны белән буран, секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил. Көндез –4…+1 градуска кадәр җылытса, төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы 2–7 градуска кадәр төшәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, ял көннәре – 19 һәм 20 февральдә юеш карлы-буранлы, җилле (секундына 15–20 метр тизлектә), җылы һава фаразлана. Һава температурасы +2…–3 градус булачак.


Фикер өстәү