Рөстәм Миңнеханов: «Кызганыч, банкротлаштыру процедурасы банкротның югалуы белән тәмамлана»

Гражданнар һәм юридик затларның банкротлыгы турындагы эшләрне җентекләп өйрәнергә кирәк, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Арбитраж судының 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән киңәшмәсендә. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

«Кызганычка, банкротлаштыру процедурасы алга таба гамәлгә ашыру белән түгел, ә банкротның юкка чыгуы белән тәмамлана. Принципиальрәк эш итәргә кирәк. Мондый фактлар бар. Бу — эш урыннары да, салым базасы да мәсьәләсе. Шуңа күрә банкротлаштыру ситуациясенә тирәнрәк төшенергә кирәк — нинди сәбәпләр, ни өчен. Һәрвакытта да эшмәкәрнең гаебе генә булып чыкмый ул. Монда, минемчә, без дә эшләп бетермибез», — диде республика җитәкчесе.

Банкротлаштыру турындагы эшләрнең саны арта бара, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Мондый категорияләрдәге эшләрне караганда гаммәви органнарның һәм шәхси затларның мәнфәгатьләре балансын тәэмин итү катлаулы, әмма кирәкле бурыч», — диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты банкротлаштыру процедурасын бурычлы кешенең дәүләт алдында да, башка кредиторлар алдында да булган йөкләмәләре максималь рәвештә үтәлерлек итеп башкарырга кирәклеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов 2022 елның Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителүен искә төшерде. Республикада актив рәвештә цифрлы технологияләр кертелә, алар шул исәптән Арбитраж суды эшчәнлегенә дә кагыла, диде ул.


Фикер өстәү