Рөстәм Миңнеханов Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча конкурста финалист проектлар белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды.

Рөстәм Миңнехановка Г. Камал ис. театрның архитектура концепциясен эшләү буенча конкурс финалына чыккан проектларны тәкъдим иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, Г. Камал ис. ТДАТ архитектура концепциясен эшләүгә ачык халыкара конкурс 2021 елның 23 июлендә старт алды. Конкурсның инициаторлары – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзе. Конкурс ТР Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Конкурсның операторы – «Үзәк Lab» халыкара урбанистика лабораториясе.

Конкурс сайтында https://theatre кtatar/ финалист проектлар белән җентекләп танышырга мөмкин.

Рөстәм Миңнехановка проектлар турында ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләде, ул – бәйгенең эксперт советы рәистәше.

2021 елның 12 октябрендә Казанда жюри әгъзалары дөньяның 14 иленнән 26 консорциумнан һәм 13 шәхси конкурсанттан гаризалар карадылар һәм сигез финалист команданы сайлап алдылар.

Соңгы 4 ай дәвамында финалга чыккан 8 команда Кабан күле ярында урнашкан Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендәге театрның яңа бинасы проекты өстендә эшләде. Архитекторлар функциональ биремгә туры килгән барлык моментларны да исәпкә алырга тырыштылар: театр труппасы, сәхнә, репетиция заллары һәм оркестр чокырлары, өстәмә уку һәм башкару бүлмәләре, шулай ук заманча комфортка карата таләпләр. Моннан тыш, конкурсантлар шәһәр ландшафтын, театрга төп керү урынын, яңа бинаның тышкы кыяфәтен һәм башкаларны исәпкә алдылар.

Жюри иң яхшы өч проектны сайлап алачак һәм бер җиңүчене билгеләячәк. Ачык конкурсның финалын онлайн карарга мөмкин булачак. Җиңүченең исеме 2022 елның 17 февралендә узган матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.

Белешмә өчен:

Исегезгә төшерәбез, Г. Камал ис. Татар дәүләт академия театры – Россиянең иң борынгы милли театры, аңа 1906 елда нигез салынган. Казанның Кабан күле яр буенда хәзерге бинада театр 1985 елдан бирле эшли. Бина 1972-1982 елларда төзелгән. Проект өстендә Борис Мезенцев исемендәге Мәскәү үзәк фәнни-тикшеренү һәм проект институтының алты нчы остаханәсе архитекторлары эшләде. Архитекторлар Георгий Горлышков, Юрий Корнеев, Федор Евсеев, Георгий Хаджин һәм Наталья Шебалина Казанның баш архитекторы Мөнир Агишев белән бергә эшләделәр.


Фикер өстәү