«Әйдә, минем арттан!»: балаларны ничек чаңгыга бастырырга?

Олимпия Уеннарында Россия спортчылары откан медальләрнең яртысын диярлек чаңгычылар яулады. Җан аттык, сөендек, кул чаптык, ә үзебезнең соңгы тапкыр кайчан чаңгыда чыккан бар? Кызганыч, кул күтәрүчеләр күп булмаячак. Балалар турында әйткән дә юк. Аларны ничек чаңгыга бастырырга? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауга җавап эзләде.

Әйдә, минем арттан!

Яшел Үзән районының Татар Исламы авылында яшәүче 82 яшьлек Мәхмүт Заһидуллин 7 нче сыйныфта укучы оныгы Дилбәр белән бергәләп чаңгы шуа. Күрше авыл мәктәбендә укучы оныгына укырга да чаңгы белән барырга тәкъдим иткән. Тик сукбай этләр куркыта икән.

– Үзем чаңгыда шуарга яраткач, балаларыбыз да кызыксынды. Олысын өйрәткәндә, ник мине дә алып чыкмыйсыз дип, кечесе өстенә дә кимичә арттан елый-елый йөгерә иде. Мактау грамоталарын күреп, балалар да спорт юлына басты. Чаңгыларны үзебез сатып ала идек. Ярышларда берәүне дә уздырмадылар, хәзер оныкларым шулай, – дип горурланып сөйли Мәхмүт абый.

Авылда хәзер чаңгы шуучы да юк, хәер, балалар да калмады инде, дип борчыла ул. «Балаларны телефон белән боздылар. Моңа әти-әни гаепле. Юл күрсәтергә кирәк, күрсәтсәң йөри алар. Мәктәпләр дә хәзер ярышлар уздырырга атлыгып тормый. Укучы имгәнсә, укытучыга җавап бирәсе. Әле телевизордан Олимпиада карап утырам. Камилә Вәлиева кебек сәләтле балалар үстергән әти-әниләргә рәхмәт. Андыйлар күбрәк булсын инде. Спорт начар әйбер түгел ул. Яшьтиләр күптән бакыйлыкка күчте инде, ә мин һаман йөрим, сөбханалла. Моның серен бары хәрәкәттән күрәм», – ди Мәхмүт ага.

Чаңгы кайгысы түгел

Питрәч районының 2 нче сыйныф укучысы Кәрим Галиәхмәтов чаңгы белән дуслашып киткән. Ә башта, чаңгысы да, дәресе дә кирәкми, дип киреләнгән.

– Мәктәптә чаңгыларны сатып алырга куштылар. Үз балаңа акча кызганып тору юк. Шусыннар гына. Беренче көнне, шуарга яратмыйм мин, дип көйсезләнсә дә, хәзер тәмен белде. Физкультура дәресләре атнага ике мәртәбә керә. Укытучылары таудан шуарга да өйрәткән. Өйгә кайткач та шугалый, – ди әнисе Гүзәлия.

Кечкенәләр шуганда, югары сыйныф укучыларының башында – БДИ. Азнакайның 11 нче сыйныф укучысы Илфат, физкультура дәресләрендә чаңгы шумыйбыз, ди. Алар бик тырышып сынауга әзерләнә.

– БДИ дип, сәламәтлек турында онытырга ярамый. Саф һавада да йөрү кирәк. Чаңгым бар, ял көннәрендә базага барып шуам. Хәрәкәтләнгәч, белем дә башка яхшырак керә, – ди Илфат.

Кайда җитә, кайда юк

Балаларда ялкаулык, телефон белән мавыгу көчле икәнен Әтнә районының физкультура укытучысы Радик Шәрәфиев тә инкяр итми. Шул ук вакытта, авыл баласы чаңгыда шуарга яратмый, дигән фикер белән килешми. Әтнәдә быел чаңгы базасы ачканнар, анда төрле ярышлар үтә.

– Буран булса гына урамга чыкмыйбыз. Абый, дәресне спортзалда гына уздырыйк әле, диючеләр дә бар. Чыккач, үзләренә  күңелле. Шумыйм дигән берән-сәрән укучы була инде ул. Бар, кереп кит, дип әйтә алмыйбыз. Аларны үз артымнан ияртәм, – ди Радик Шәрәфиев. – Чаңгылар җитми. Алар иске инде, яңартырга кирәк. Ике сыйныфны кушып чыгарганда, ун пар җитми. Искеләре белән чыгарга туры килә.

Радик әйтүенчә, физкультура дәресләре әллә ни үзгәрмәгән. Хәзер дә биеклеккә сикерү, «кәҗә»дән сикерү бар. Ераклыкка сикерү кешенең буена гына карамый. Буе кечкенә булганнар да, күнегүләр ясап, ераккарак сикерә башларга мөмкин. ГТО нормативларын бөтен укучы да үтәргә тиеш дигән сүз түгел. Сәламәтлеге буенча махсус төркемнәргә керүчеләр аны тапшырудан азат ителә. Бу нормативлар барлык укучылар да бирә алырдай итеп әзерләнгән.

Минзәлә районының Аю мәктәбе директоры Фәнзир Фәррахов әйтүенчә, авыл мәктәбендә физкультура белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Иске Мәлкән филиалы белән бергә монда 18 бала белем ала.

– Физкультура укытучысы дәресләрне уздыра. Мәктәп каршында – киң ялан. Шунда чаңгы шуалар. Барлыгы 20 пар пластик чаңгы бар. Спорт залы җылы, аны ел саен төзекләндереп торабыз. Физкультура дәресләренең нигезе шул ук инде, үзгәрмәде. Бадминтон, шахмат та бар. Киләсе елдан бер дәрес шахмат керәчәк , – ди директор.

Әтиәни кысылмасын иде

Шәһәр баласы да спорттан ерак түгел, кайчак әти-әниләр генә балаларын артыгын кызгана. Казандагы 183 нче гимназиянең физкультура укытучысы, Татарстанның физик тәрбия һәм спорт отличнигы Илшат Вәлиәхмәтов әнә шулай ди.

– Укучылар дәрестә барысын да эшләргә ярата: йөгерәләр, сикерәләр. Сыйныфтагы 32–36 баланың 4–5е генә сәламәтлеге буенча азат ителгән булырга мөмкин. Кайбер әти-әниләр, баламның хәле юк, дәрескә бармасын, дип кысылырга ярата. Бала бер тапкыр колак аша уздырса, әти-әни ике-өч тапкыр әйткәч, чынлап та авыруга сабыша. Аннан үзе дә дәрескә кермәскә сылтау таба, – ди Илшат Вәлиәхмәтов. – Кызыксындыру һәр укытучының үзеннән тора. Биш минуттан артык сөйләсәң, кызыгы бетә. Белгәнеңне күрсәтсәң, физкультура дәресләре яңа яктан ачылачак. 14–15 яшьлек үсмерләргә тегесе дә, монысы да кызык  булмый башлый. Алар белән дус булсаң, сиңа якынаялар. Чаңгы шуарга да чыгабыз. Бу спорт төрен яратканнар чыныга, салкын тиеп тә азрак авырыйлар.

Илшат әйтүенчә, хәзерге балалар шук булса да, нык түгел, җәрәхәтләргә җиңел бирешә. Кечкенә генә туп тигәндә дә бармаклары имгәнергә яки сынарга мөмкин. Элек андый нәрсәләр булмаган.

– Мин нормативларны башка төрлерәк итеп үзгәрттем. «Кәҗә» аша сикерүгә түгел, күбрәк акробатик күнегүләргә, тән сыгылмалыгына игътибар итәргә тырышам. Алар болай да көне буе партада, телефонда утыралар, урамга да сирәк чыгалар. Бу умыртка баганасына файдага түгел. Шуңа күрә аны ныгыта торган күнегүләр эшләтәм. Мин – таләпчән укытучы. Әмма артыгын таләп итеп булмый. Аннан соң алар сәламәтлек турында белешмә белән киләчәк. Әти-әниләрнең һәрберсенә баласы кадерле. Бераз гына укытучыга ышансалар, укытучылар башкачарак эшләр иде дип уйлыйм, – ди Илшат Вәлиәхмәтов.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге:

– «Мәгариф турында»гы Законга нигезләнеп, мәктәпләрдә физкультура, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Чаңгыда шуу программада мәҗбүри каралган. Шуңа күрә чаңгы алып килүне әти-әниләргә йөкләү дөрес түгел. Чаңгы белән ботинкалар – бер комплект. Шәхси гигиена таләпләрен исәпкә алып, әти-әниләрнең күпчелеге аны үзләре сатып ала. Чаңгыны дәрестә генә түгел, ялларда, кышкы каникул вакытында да шуалар.

Белгеч сүзе

Ринат Абзалов, КФУ профессоры, биология фәннәре докторы:

– Физкультура дәресләрен хәзер тиешенчә үткәрмиләр, мин моны курыкмыйча әйтәм. Укытучы урамга алып чыга да туп ыргыта. Типкәне тибә, типмәгәне юк. Хәрәкәт җитмәсә, кеше авырый башлый. Хәзер менә чаңгыда шуарга була. Чаңгы – сәламәтлекнең нигезе. Мәктәпләрдә аңа игътибар гына түгел, чаңгысы да бетте. Ким дигәндә, 30–40 пар әзерләп куярга кирәк. Дәүләт бу чыгымны гына күтәрә ала бит инде. Заманында, дәресләрне югалтмас өчен, мәктәп программасына чаңгы җитмәгән очракта, җәяү йөрергә дип керткән идек. Бу хәзер дә мөмкин. Чаңгы ки дә, көнгә ким дигәндә, ашыкмыйча гына 35–40 минут тау, урман кырыйларын әйләнеп кайт. Чаңгы шуган балалар авырмый, авырса да, чир тиз үтә. Беренчедән, саф һава. Икенчедән, йөрәккә, үпкәгә файдасы бик зур. Мин көн саен иртән чаңгы таягы алып, табигатькә чыгып китәм. Хәрәкәттә – бәрәкәт.

САН

2017–2020 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы буенча модульле 41 чаңгы базасы булдырылган. 2021–2022 елларда Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Теләчедә тагын дүрт база төзелгән. Һәрберсе кар көрәгеч, 100әр пар чаңгы һәм башка җиһазлар белән тәэмин ителгән. Соңгы елларда Әгерҗе, Нурлат, Яңа Чишмә, Кукмара, Биектау районнарында, Болгарда, Казанның Дәрвишләр бистәсендә 100 чакрымнан артык яктыртылган чаңгы юллары файдалануга тапшырылган.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү