Чулпан Закирова: «Халык биюе чикләреннән чыгарга вакыт җитте»

Бай иҗат репертуары, үзенчәлекле чыгышлары, танылган биючеләре белән данлыклы «Казан» бию ансамбленә быел 25 ел тула. Шул уңайдан ансамбльнең иҗат коллективы яңа программа – «Голливуд» дип исемләнгән яңа музыкаль спектакль тәкъдим итәчәк.

«Казан» бию ансамбленең 25 еллыгына багышланган юбилей концерты 1 һәм 2 мартта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Кичәнең беренче өлешендә ансамбльнең «алтын» хитлары күрсәтелсә, икенче өлешендә «Голливуд» музыкаль спектакле булачак.

– Без яңа жанр – музыкаль театр форматын үзләштерә башладык. Мин һәрвакыт яңа идеяләр эзләргә тырышам. «Голливуд» идеясе миндә инде күптән йөри иде. Коллектив та берничә ел заманча спектакль куюны сорады. Халык биюе һәм татар сәнгате коллективы буларак, мин кызларны сәхнәгә эстрада стилендә кыска күлмәкләрдән чыгарырга курыктым, тик безгә халык бию чикләреннән чыгарга вакыт җитте. Без инде күптәннән бию театрына әйләндек, – дип сөйләде ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова.

«Голливуд» тамашасы программасына Американың хореография һәм музыка мәдәниятенең иң якты мизгелләре тупланган.

– Мин үзем Элвис Пресли, Майкл Джексонны тыңлап, Фрэд Астер, Чарли Чаплинны карап үстем. Әни мине шулай тәрбияләде. Дөньяның кино, музыка өлкәсендәге бөек шәхесләрнең сәнгатен күрсәтеп үстерде. Ул сәнгатьне безнең аудиториягә дә җиткерәсе килә. Безнең проектлар ул бит – вокал һәм бию номерлары җыелмасы гына түгел, ә тамашачыга җиткерергә теләгән тарихны да сөйләү, – ди ансамбль җитәкчесе.

Чулпан Закирова әйтүенчә, бер генә программа да мәхәббәт тарихыннан һәм юмордан башка бара алмый.

– Бу – драматургиянең аерылгысыз өлеше. «Голливуд»та матур мәхәббәт тарихы да, юмор да, барлык тамашачылар кушылып биерлек зур тамаша да булачак, – ди ул.

                                                                                            Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү