Рөстәм Миңнеханов белән Гурбангулы Бердымөхәммәдов үзара элемтәләрне үстерү турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов телефоннан сөйләштеләр. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әңгәмә барышында Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстанның Россия — Төрекмәнстан стратегик партнерлыгын үстерүгә керткән өлешен югары бәяләде, халыклар арасында тарихи һәм мәдәни элемтәләрне ассызыклады, Төрекмәнстан белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади, инвестицион һәм мәдәни элемтәләрне уңышлы үстерүне билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президентына хезмәттәшлекне үстерүгә шәхси игътибары һәм уртак проектларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Яклар «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Казан вертолетлар заводы» һәм КЭР-холдинг кебек Татарстан предприятиеләренең уңышлы хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан-Төрекмәнстан икътисади һәм мәдәни элемтәләрне алга таба ныгыту буенча уртак эшне дәвам итәргә килештеләр.


Фикер өстәү