Казан мәчетендә мөселманнар дөньяга тынычлык сорап дога кылды

Бүген Казанның Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң җәмәгать белән дога кылынды.

Мәчеткә җыелган мөселманнар Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәновка ияреп өйлә намазын укыганнан соң, ислам өммәтенә, гаиләләребезгә исәнлек-иминлек, тормышларыбызга бәрәкәт сорап Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә

Мөселманнар Аллаһыдан илебезне кайгы-хәсрәтләрдән, авыру-сырхаулардан саклауны сорады.

«Ил-көннәребезгә тынычлык бир, ватаныбызны сугыш афәтләреннән, ислам өммәтен фетнәләрдән, фаҗигаләрдән сакла, яшәгән җирләребезне дошманнардан, залимнәрдән, фетнәчеләрдән имин итеп, рәхмәт күләгәләрендә Үзең сакласаң иде. Раббым, сугыш афәтен булдырмас өчен, җитәкчеләребезгә камил гакыл, үткен фикер, зирәк зиһен насыйп әйлә, аларны үркәм сабырлык белән зиннәтлә. Раббым, гаиләләребезгә дә тынычлык биреп, балаларыбызны-оныкларыбызны иманлы, миһербанлы, шәфкатьле, мәрхәмәтле кылып, ислам юлларында үзең тәрбияләсәң иде», –  ди Илфар хәзрәт Хәсәнов.


Фикер өстәү