Рөстәм Миңнеханов: «Бу – батырлык, кыюлык, намуслылык, Ватанга һәм үз халкыңа тугрылык бәйрәме»

Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

«Кораллы көчләрнең хөрмәтле ветераннары, офицерлар һәм генераллар, прапорщиклар һәм мичманнар, солдатлар һәм матрослар, бүген без тантаналы көн — Ватанны саклаучылар көне алдыннан җыелдык. Бу — батырлык, кыюлык, намуслылык, Ватанга һәм үз халкыңа тугрылык бәйрәме. Бу көнне чорлар бәйләнеше һәм буыннар дәвамчанлыгы аерым бер көч белән сизелә», — диде Рөстәм Миңнеханов, залда җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

«Бөек Ватан сугышы елларында халыкның фидакарьлеге мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак», — дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

«Хәзерге вакытта хезмәт һәм хәрби бурычларын үтәүчеләргә, безнең иминлекне тәэмин итеп, хәрби дежурлыкны башкаручыларга рәхмәтемне җиткерәм. Хөрмәтле сугыш ветераннары, армия һәм флот хәрбиләре, кадерле дуслар, сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм иң изге теләкләр телим», — диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Батырлык өчен» медале белән Шәрәф Садриев бүләкләнде, таныклык аның кызы Разия Дорофеевага бирелде. Михаил Филимонов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде, таныклык аның оныгы Николай Филимоновка тапшырылды.

Моннан тыш, «Фидакарь хезмәт өчен», «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләре һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аерым алганда, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты республиканың хәрби комиссары урынбасары Алексей Денькинга белдерелде.


Фикер өстәү