Татарстан мөселманнары бөтен дөнья өммәтенә кушылып дога кылды

Бүген, изге җомга көнендә, Татарстан мәчетләре имамнары бөтен дөнья мөселманнары белән берлектә эпидемия нисбәтеннән гомум дога кылды.

Әнә шул рәвешле, кешелек дөньясы өстендә үлемгә китерүче зәхмәт авыру — коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казахтсан мөфтиятенең башлангычына — планетаның барлык почмакларында бер үк вакытта дога кылуга кушылды.

Татарстанның мөселман дин әһелләре, мәдрәсә мөгаллимнәре, Коръән укучылар, шулай ук халыкка кичектергесез гыйбадәтләрне башкарырга булышучы һәм мәчетләрнең сакланышын күзәтүче имамнар һәм мөәзиннәр Татарстан мөфтиенең мөрәҗәгатен хупладылар һәм өйлә намазыннан соң, бөтен татарстанлыларга һәм мөселманнарга Раббыбызның ярдәме, рәхмәте, иминлеге һәм шифасы килүен сорап, дога кылдылар.

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе исә урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белән бергә ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә дога укыды.

Дин кардәшләребезне доганы калдырмаска һәм түбәндәге сүзләрне кабатларга чакырабыз:

اللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْبَرَصِ، وَالْجُنُونِ، وَالْجُذَامِ، وَمِنْ سَيِّئِ الأَسْقَامِ

Укылышы: Аллаһүммә инни әгузу бикә минәл барасы, вәл җүнүни, вәл җүзами, вә мин сайи-ил әскам.

Мәгънәсе: «Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник инфекцион авыру) һәм начар авырулардан саклавыңны сорыйм”.

Фото: dumrt.ru


Фикер өстәү