«Көн җылытты, өйдә мунча кебек»: фатирларда җылылык бирү кайчан туктатыла?

“Әле дә урам җылытабыз…” Башкалада яшәүчеләрнең күбесе әнә шулай, ди. Күп кенә фатирлар әле дә җылытыла. Әгәр фатирыңда җылыту шәхси казан (котел) куелган булса, бер хәл.

Андыйлар үзенә кирәкле температураны да көйләп куя ала. Шәхси җылыту казансыз фатирлар, һава торышын көйләү ноктасы да булмаган йортларда яшәүчеләр арасында быел тәрәзә ачып кыш чыгучылар да булган. Хезмәттәшебез Риман Гыйлемханов яшәгән Имәнлек урамында да быел “кызу” булган.

– Безгә эсселек бик менеп җитмәде. Әмма аскы катларда яшәүчеләр зарланды. Аңа карап җылылыкны киметеп куймадылар. Быел идарәче оешмалар акчаны эшләп алды инде. Үземнән чыгып әйтәм. Кыш айларында түләү 10 меңгә дә җитте. Хәтта, көрәмәгән кар өчен дә акча язганнар. Ачыклап йөри башлагач, ошамый. Киләсе айларда киметелер диләр. Көтәбез, – ди ул.

Бертуган Касыймовлар урамының 42 йортында яшәүче Лилия Усманова да быел эсселектән тилмердек, ди.

– Сулар һава юк иде. Бөтен тәрәзәләрне ачып тордык. Әле дә киметмәделәр. Көннәр җылы көнне, өйдә мунча була. Ишекне ачып җилләтеп алабыз. Коммуналь хезмәтләргә килгәндә, быел ул да күп килде. Март аеның квартплатасы гына бераз кимрәк иде, – ди ул.

Йортларга җылылык бирүне кайчан туктатырга тиешләр? Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәтләр министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Миңнехановадан белештек.

– Җылылык бирүне туктату-туктатмауны идарәче оешмалар түгел, һәр район үзе хәл итә. Нормативлар буенча, урамда һава температурасы биш көн дәвамында +8 градус тирәсендә торса, җирле хакимият җылылыкны туктату турында карар кабул итә.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү