Газетага язылу

Мошенниклар фотосурәтләрне эшкәртүче кушымта ярдәмендә алдый башлаган

Аферистлар социаль челтәрләрдә фотосурәтләрне эшкәртүче ясалма фәһем-кушымтаны рекламалауга керешкән. Теге яки бу кеше әлеге кушымтаны урнаштырганнан соң, кырыгалдарлар аның телефонына кереп, акча урлый. “РИА Новости”, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Агентлык хәбәрендә шундый очрак мисал итеп китерелгән. Бер хатын-кыз ясалма фәһем ярдәмендә җиңел генә шәхси фотолар эшкәртү тәкъдим ителгән рекламага юлыккан. Рекламадагы сылтамага кергәч, ул үз телефонына мошенниклар кушымтасын урнаштырган булып чыккан.

Кушымтаны урнаштыргач, телефон “катып кала”, эшләми башлый, үзеннән-үзе төрле кушымталарны эшләтеп җибәрә икән. Шул рәвешле аферистларга гаджетны читтән торып идарә итү һәм кешенең банк счетыннан акча күчерү мөмкинлеге барлыкка килә.
Эчке эшләр министрлыгыннан тагын бер кат кисәтеп әйтелгәнчә, кушымталарны рәсми кибетләрдән генә алып урнаштырырга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре