Газетага язылу

Бәя белешмәлекләрендә бик вак хәрефләр белән язып ничек алдаулары турында аңлаттылар

Товарның чынбарлыктагы бәясен микроскоп аша гына күреп булырдай дәрәҗәдә вак итеп язылган бәя белешмәлекләре сатып алучыны алдау булып тора.

Татарстан Кулланучылар берлеге рәисе Марс Исмәгыйлев “Республика Татарстан” газетасы белән хәбәрчесе әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Исмәгыйлев әйтүенчә, төп бәяне акцияле бәядән эрерәк итеп күрсәтүне йөкләгән закон әлегә юк.

Сатучылар шуннан файдалана да. Шул ук вакытта, белгеч фикеренчә, кибетләр мондый хәйләләре белән сатып алучыларга ихтирамсызлык күрсәтә. Ә менә продуктның 100 граммы өчен бәя күрсәтү – икенче мәсьәлә. Товар заводтан ук билгеле бер авырлыкта төргәкләп чыгарылса (атланмай, эремчек), киштәдә бер төргәк бәясе күрсәтелергә тиеш. Товар төрлечә авырлыкта төргәкләнгән икән, (сыр, ветчина) – бер килосының бәясе күрсәтелә.

Продуктның һәр төргәгендә тәгаен авырлыгы һәм бәясе язылган очракта гына 100 граммының күпме торуын күрсәтергә мөмкин. Төргәктәге товар 200 грамм авырлыкта булып, 100 граммының бәясен күрсәтү – закон бозу дигән сүз. Бу очракта сатып алучы күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итә ала.

Татарстан Кулланучылар берлеге мондый мөрәҗәгатьләрне кабул итә: бәя белешмәлеген фотога төшереп, кибет адресын язып алырга һәм Роспотребнадзорга шикаять әзерләү өчен, мәгълүматларны берлеккә җибәрергә мөмкин, дип йомгаклаган сүзен Марс Исмәгыйлев.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре