Газетага язылу

Казанда Россия һәм Кытайның Техник университетлары форумы уза

22-25 ноябрьдә Казанда Россия һәм Кытайның Техник университетлар форумы уза. Форум Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясенең (АТУРК)15 еллыгына багышланган.

Форумда 53 – Россия, 48 Кытай университеты, федераль хакимият органнары, ике илнең фәнни оешмалары һәм сәнәгате вәкилләре катнаша. Чараның төп темасы – глобаль сынаулар шартларында инженер белемен һәм Россия белән Кытайның уртак фәнни-технологик потенциалын үстерү.

Форумда катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. «Бүгенге шартларда үзара хөрмәт һәм аңлауга, аралашуга корылган илләр арасындагы тотрыклы мөнәсәбәтләр аеоуча кыйммәтле. Россия һәм Кытайның икеяклы хезмәттәшлеге – мондый мөнәсәбәтләрнең ачык мисалы. Кеше капиталы, яңа белемнәр һәм технологияләр – икътисадый үсешнең төп этәргече. Татарстан – илебезнең икътисадый һәм фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. Бездә 8 инновацион мәктәп уңышлы эшли, Татарстанның 6 университеты Россиянең югары белем лидерлары рәтендә.

Хәзерге вакытта төп проект – Шандунь провинциясе белән берлектә Кытай-Россия перспектив технологияләр университетын булдыру тормышка ашырыла. Бу Россиянең фәнни-мәгариф комплексы өчен яңа үсеш ноктасы булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында һәм Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенкога инициативаны хуплаганы өчен рәхмәт белдерде.

Форумда кадрлар әзерләү, халыкара фәнни лабораторияләр оештыру, университет технологияләрен реаль икътисадый системага кертү мәсьәләләре каралачак. Моннан тыш, ректорлар очрашуы, үзара килешүләр төзелү көтелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре