«Кадрия әнисен дә, абыйсын да алып китте..»

Хәтерләсәгез, күптән түгел Апас районының Иске Йомралы авылында яшәүче Кадрия Рәхмәтуллинаның фаҗигале үлеме хакында язган идек. Ул туган авылы Әлмәт районының Елховой бистәсенә әнисе янына кайтканда юл фаҗигасендә һәлак булды. Инсульт кичергән әнисен үзләренә алып кайтырга дип чыгып киткән булган.

Кадриянең әнисе Миннур апа кызы вафатыннан соң озак яши алмады. Моннан ике көн элек үлеп китте. Кичә аны җирләделәр. Бүген Апас районының Иске Йомралы авылында Кадриянең кырыгын үткәрәләр. Әлмәт якларыннан кайгылы хәбәр килеп иреште. Кадриянең бертуган абыйсы Илһам вафат булган.
– Илһам абый бу хәсрәтләрне авыр кичергән диләр. Дару гына эчеп торган. Әле кичә әнием Миннур апаны озатырга баргач, Илһам абыйны күргән. Хәер таратып йөрде, ди. Бүген иртән инде кайгылы хәбәр ишеттек. Кадрия якыннарын да үз янына алды, – ди пародияләр остасы Алсу Фаракшина.

Юл һәлакәтендә үлгән 3 бала анасы турында авылдашлары: Бу хәлгә ышана алмыйбыз

Сүз уңаеннан, әле күптән түгел генә Алсу Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән Кадриянең сабыйларын сөендереп кайтканнар иде. Бу гаиләгә бөтен Татарстан халкы акча җыйды. Җыелган акчаларга Рәхмәтуллиннар өчен зур йорт сатып алганнар. Алсу Фаракшина сыйныфташының балаларының хәлен белеп торачакмын, ди.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү