Юл һәлакәтендә үлгән 3 бала анасы турында авылдашлары: Бу хәлгә ышана алмыйбыз

Апас районының Иске Йомралы авылында яшәүче Кадрия Рәхмәтуллина кичә юл фаҗигасендә вафат була. Кадриянең өч баласы ятим, авыру әнисе ялгыз кала.

– Кадрия белән бер сыйныфта укыдык. Ул безгә җиденчедә укыганда күчте. Тыйнак кына, тыныч иде. Апас районына кияүгә чыкса да, сыйныфташлар гел аралашып тора идек. Бу хәлне ишетеп йөрәк өзгәләнде. Утырып та еладым. Кызганыч, сабыйлар җәл, – ди пародия остасы Алсу Фаракшина. – Аның әнисенә инсульт булган икән. Кадриянең гомере әнисе янына барганда өзелгән дә инде. Таксига утырган булган. Алар микроавтобуска бәрелгән, диләр. Йөртүче дә исән түгел. Без, сыйныфташлар, Кадриянең гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыярга тотындык. Акчаларны сыйныфташлыбыз Альмира җыя. Ул акчаларга авылларына барып, барысын да үз күзләребез белән күреп, сабыйларга нәрсә кирәк, шуны алып бирергә җыенабыз.

Иске Йомралы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Резедә Гайнетдинова белән дә сөйләштек.

– Аптырашта без. Бик кайгырдык. Өч бала бит! Әниләреннән башка ничек яшәрләр? Кадрия бар дөньяны тәртипләп тора иде. Сабыйлары кечкенә әле. Олысы 3 нче, уртанчысы 1 нче сыйныфта, кечкенәләренә 4 кенә яшь. Ире Айратка сабырлык телибез. Аның туганнары күп, ничек тә бергәләшеп, бу балаларны аякка бастырырлар дип торабыз, – ди ул.

Кадрия Рәхмәтуллинаның сабыйларына ярдәм итәргә теләүчеләр аның сыйныфташы Альмирның Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89179147850 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү