Коронавирусның тагын бер куркыныч үзенчәлеген ачыклаганнар

Бөерләрендә хроник чирдән интегүчеләргә коронавирус йоктырудан аеруча сак булырга кирәк. Чир мондый кешеләрнең сәламәтлегенә бик нык “сугарга” мөмкин чөнки. Энгельгардт исемендәге молекуляр институт белгече Петр Чумаков шулай дип кисәткән. Бу хакта URA.RU яза.

Вирусолог аңлатып үткәнчә, ковид вакытында бөерләрдәге теләсә нинди ялкынсыну авыруы, органның эшләүдән туктавына кадәр, бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Коронавирусның бөергә йогынтысын медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков да раслаган. Аның әйтүенчә, әлеге орган бик тиз сафтан чыга, чөнки фильтрация системасына тукымаларны кан белән тәэмин итүгә караганда тизрәк зыян килә.


Фикер өстәү