Казанда 100 шоферны электробус йөртергә өйрәтәчәкләр

Казанда 100 шофер электробус йөртү күнекмәләрен үзләштерәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми телеграмм-каналында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез: узган елда шәһәрдә электр транспорты ремонтланды, шулай ук электробуслар сынап каралды. 50 электробус өчен йөртүчеләр әзерләү программасы расланган да инде.

Исегезгә төшерәбез: Казан мэры Илсур Метшин 2021 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, озакламый Казанга 50 электробус кайтарылачагын белдерде. “Моның өчен зарядка станцияләре, инфраструктура булдырылырга тиеш. Кыскасы, зур эш бу. Әмма искиткеч уңайлы. Берничә тапкыр утырып караганым булды: җир белән күк аермасы! Киләчәк транспорты, экологиягә зыян китерми торган транспорт”, – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.


Фикер өстәү