“Ты супер!” программасының яңа кастингында катнашырга мөмкин

Даны еракларга танылган әлеге телепроектта балалар йортларында яшәүче, гаилә (опекун) тәрбиясенә алынучы, шулай ук интернат-мәктәпләрдә укучы 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Проектта катнашучыларны онлайн-кастинг аша сайлап алачаклар. Алга таба бәйге Мәскәүдә үткәреләчәк. Балаларның һәм аларны озатып йөрүчеләрнең юл, яшәү һәм туклану чыгымнарын оештыручылар үз өстенә ала.

Кастингта катнашу өчен заявкаларны 15 майга кадәр тапшырырга кирәк.
Заявкаларны тапшыру тәртибе сайтта (https://www.ntv.ru/peredacha/SuperDance/about/62140/) “Ты супер!” бәйгесе турында нигезләмәдә җентекләп аңлатылган.


Фикер өстәү