Марат Җәббаров: “Агробизнестагы уңышсызлыкларыгызны һава торышына сылтаудан туктагыз”

Татарстанның унбиш районында соңгы елларда бер терлекчелек комплексы да төзелмәгән. Әлеге мәгълүмат кичә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясендә билгеле булды.

Аларда 2021 ел дәвамында бер сыерга уртача савым нәтиҗәлелеге 5 мең кг нан түбән. Болар – Лаеш, Әгерҗе, Ютазы, Әлки, Яшел Үзән, Лениногорск, Менделеевск, Кама Тамагы, Кайбыч, Яңа Чишмә, Баулы, Чирмешән, Чистай, Спас һәм Апас районнары. Марат Җәббаров әйтүенчә, бу районнар терлек тоту һәм ашатуның автоматлаштырылган технологияләрен кулланмый, аларда терлек азыгы үзәкләре дә юк. Ә бит авыл хуҗалыгы тармагы кеременең 70 проценттан артыгы терлекчелек продукциясен сатудан керә.

– Барлык хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: агробизнестагы уңышсызлыкларыгызны һава торышына салтаудан туктагыз. Реаль нәтиҗә бирә торган технологияләр кулланыгыз. Алдынгы хуҗалыкларга барып аларның эш тәҗрибәсен өйрәнегез, – дип шелтә белдерде министр артта баручы район һәм хуҗалык җитәкчеләренә.


Фикер өстәү