Бер фермеры да субсидия алмаган районнар билгеле булды

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегияседә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларны үстерү белән кызыксынмаган, бер фермеры да субсидия алмаган районнарны әйтте. Алар – Әлмәт, Теләче, Әтнә, Зәй, Баулы районнары.

– Эре, урта хуҗалыкларда бардыр, аңлыйм, ләкин алар да безнең кешеләр, без кулланырга тиешле мөмкинлекләр. Муниципалитет, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларын моңа игътибарлы булуын сорыйм, — диде ул.


Фикер өстәү