25 февраль тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Янгын

45 ел элек (1977) Мәскәүдәге «Россия» кунакханәсендә көчле янгын була. Кунакханәнең төньяк корпусындагы 5, 11, 12 нче катлар берьюлы янып китә. 12 нче каттан югарырак яшәүчеләргә, 17 һәм 22 катлардагы рестораннарда утыручыларга чыгу юлы ябыла. Янгынга куркынычлыгы буенча бишенче (иң югары)  категория бирелә. Аны 5 сәгать буена сүндерәләр. 1400 янгын сүндерүче көрәшкә күтәрелә.

Янгында 42 кешенең, шул исәптән 5 кунакханә хезмәткәренең гомере өзелә. 52 кеше, шул исәптән 13 янгын сүндерүче  төрле дәрәҗәдә пешә, җәрәхәтләр ала. Чит илләрдә җитештерелгән көнкүреш техникасы белән җиһазланган 100 номер янып бетә. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, янгын электр челтәренә тоташтырылган эретеп ябыштыру приборыннан килеп чыга. Корбаннар саны буенча «Россия» кунакханәсендәге янгын Мәскәүдә соңгы 100 елда иң зур янгыннарның берсе була.

Варшава Килешүе

31 ел элек (1991) Будапештта (Венгрия) Варшава Килешүенә кергән алты ил хәрби оешманы таркату турындагы карар кабул итә. Дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү  турындагы бу килешү Албания, Болгария, Венгрия, ГДР, Польша, Румыния, СССР һәм Чехословакия  арасында 1955 елның 14 маенда төзелә. 1962 елны Албания Варшава Килешүе органнары эшендә катнашмый, 1990 елны ГДР белән  берләшкәннән соң, Германия әгъза булудан туктый. 1991 елның февралендә СССР да һәм кайбер Көнчыгыш Европа илләрендә булып узган вакыйгалардан соң Килешүне туктату турында беркетмәгә кул куела.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү