Ростуризм башлыгы Зарина Догузова беренче мартка каршы төндә кешбэк белән сатыла торган турларны ябу турында хәбәр итте. Сәбәбе – аның өчен билгеләнгән акчалар бетү.
Аның сүзләренә караганда, әлеге акциядән 700 мең россияле файдаланган. Кешбэк белән 12 млрд сумга турлар сатып алынган.
– Программаның әлеге этабына планлаштырылган сумма тулысынча диярлек туристларга күчерелде. Әлеге вакытта кешеләрнең банк карталарына 2,5 млрд сум акча кайтарылды. Шул сәбәпле беренче мартка каршы төндә сату ябылачак, – дигән җитәкче.
Исегезгә төшерәбез, туристик кешбэкларның чираттагы этабы 18 гыйнварда башланган иде.