Россия Президенты Владимир Путин хәрби пенсионерларның пенсиясен 8,6 процентка арттыру турында законны имзалаган.
Хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында бу җәһәттән тиешле документ басылып чыккан. Документ нигезендә, пенсия 2022 елның 1 гыйнварыннан 8,6 процентка арта.
Документка аңлатма язуында искәртеп үтелгәнчә, 2022 елга һәм пландагы 2023, 2024 еллар чорына бюджетта хәрби хезмәткәрләр һәм аларга тигезләштерелгән затлар өчен хезмәт хакын 4 процентка арттыру өчен акча каралган.
Моңа бәйле рәвештә, 2022 елның 1 октябреннән пенсиягә чыгучы хәрбиләрнең пенсиясе хезмәт хакының 77,41 процент күләмендә (моңа кадәр – 74 процент) билгеләнәч
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat