Алар кадерсез түгел, кирәкле! «ВТ» Казан хосписында булып кайтты

 Биредә каты авыруларның хәлен җиңеләйтергә тырышалар, җаннарын да дәвалыйлар, аларны үлемнән курыкмаска өйрәтәләр. Дәваланучылар да белә: алар кадерсез түгел, кирәкле. «ВТ» хәбәрчесе Казан хосписында булып кайтты.

Мең рәхмәт!

Әлеге хосписка беренче генә килүем түгел. «ВТ» укучылары хәтерлидер әле: бирегә сукмак яман шеш белән авыручы Айгөл Фазыйлова  яшәгәндә салынды. Айгөлнең хәлен белергә килгәндә үк, әлеге йортта җылы тапкан бик күп кешеләр белән аралаша идек.

Янә шул сукмактан атларга туры килде. Берни үзгәрмәгән. Газетадан икәнне белгәч, юл күрсәтеп озатып калдылар. Мин «Кышкы бакча» дип аталган залга килеп кердем. Биредә еш кына бәйрәмнәр үткәрәләр. Бераз гына эчкәрәк үткәч, балалар ята торган бүлек башлана. Күңелгә авыр булып китсә дә, бүлмә ишеген шакыйм.  «Керегез», – дигән тавыш сискәндереп җибәрә. Бу бүлмәдә Тәтеш районыннан килгән Сидоровлар яши икән.

– Улымда – ДЦПның катлаулы төре, – ди  Владиславның әнисе (ул үз исемен күрсәтмәүне сорады. – Г.Ш.). – Моңа кадәр дә күп кенә тернәкләндерү үзәкләренә йөри идек. Җиде ел элек танышларым хосписка барып карарга киңәш бирде. Мондагы тәрбия һәм дәвалану башка җирдәгедән аерылып тора. Биредә авыруларга бөтенләй башка караш. Бала да үзенә карата җылы караш, ярату тоя. Без – әниләр дә, балаларыбызга булган мөнәсәбәтне күреп, шатлыктан елыйбыз хәтта. Сабыйның сызлануын күрү бер дә җиңел түгел бит.

Икенче бүлмәдә 12 яшьлек Владимир Жаворонков яши. Ул да бирегә әнисе белән килгән. Табиблар, тугач та 1 ай гына гомере бар, дисәләр дә, малай киресен исбатлаган. Ятып кына торачак дигәннәре дә хак булмаган.

– Улымда – нерв авыруы. Ул авыру булып тугач, ирем ташлап китте. Ә миңа әти дә, әни дә булырга туры килде. Башыңа төшкәч, түзәсең икән ул. Үксеп елаган чакларым да күп, әмма яшәргә кирәк. Авыру балам белән башка кияүгә чыга алмадым. Бар юанычым, тормышымның яме – улым, – ди әнисе Рузанна. – 3 ел элек безне бер хәйрия фонды бирегә бәйрәмгә чакырды. Килдек. Ул чакта читтән генә күзәттем. Улым төсле авырулар да бар иде. Биредә дәвалансаң иде дигән теләк туды. Бәйрәм беткәнне дә көтеп тормадым, баш табиб урынбасары янына бардым. Ун көннән без монда идек инде…

Әле өмет сүнмәгән

Хосписта олылар да ята. Барысы да яман чир белән көрәшәләр. Араларында караучысыз калганнар да, бирегә балалары китергәннәре дә бар. Хоспистагы иң өлкән кеше – 93 яшьлек Евдокия түти Бөек Ватан сугышында катнашкан. Монда 3 ел яши икән инде. Алып килгәндә, үзе йөри дә алмаган. Хәзер инде әкренләп аякка баскан. Бердәнбер улының үлгәнен белми әле ул. Улы килеп алып китәр дип яши.

– Ашаталар, эчертәләр. Даруларын бирәләр. Юындыралар да. Мин мондагы кебек яратуны, назны, кадер-хөрмәтне беркая да күрмәдем. Бу йортта миңа рәхәт. Үләсе дә килми, – ди ул.

Илсур Сибгатуллинга – 59 яшь. Ковид белән авырганнан соң,  сәламәтлеге начарланып киткән. Сулыш алу кыен икән.  Өйдә кислород аппараты белән генә яшәгән. Бирегә килгәч,  авыруы артка чигенгән.

– Монда эшләүчеләрнең яхшы мөнәсәбәте күңелгә өмет бирә. Әле өмет сүнмәгән. Бер дәваланып чыккач, 2 ай рәхәт итеп яшәдем. Тыным да бетмәде. Менә тагын кердем әле. Үземне рәткә китерәсе килә, – ди ул.

Кама Тамагыннан Рәшит абый биредә 1 елга якын ята икән инде. Хатыны да янәшәсеннән китми. «Без аларга карап сокланабыз. Яратуның көче шушыдыр. Иренең хәле авырайды инде. Ул кешеләрне танымый. Хатыны аны бер минутка да ташламый», – ди хосписта эшләүчеләр.

Бу хакта сөйләү авыр

Монда ятучыларны күргәч, ирексездән күзләр яшьләнә. Күңелдә кызгану хисе туа. Ничек тә ярдәм итәсе килә үзләренә. Тик бу мөмкин түгел… Анжела Вавилова фонды  рәисе Владимир Вавилов, әйтүенчә, кешеләргә тиздән үләсен хәбәр итү – иң кыены.

– Без каты авырудан интегүчеләрнең тормышын җиңеләйтергә тиеш. Шуңа да Татарстанда паллиатив ярдәмне киңәйтмәкче булабыз. Паллиатив ярдәм – ке­ше­гә тор­мы­шы­ның соң­гы миз­гел­лә­рен­дә яр­дәм итү ди­гән сүз. Кулымнан килсә, мөмкинлегем җитсә, мин республиканың һәр районында хоспис ачар идем. Максатым бер: соңгы сәгатен көтеп яткан кешеләрнең  авыруларын оныттырып, аларга ярату бирәсе килә, – ди ул. – Кайбер чрләрне дарулар да басмый башлый. Әнә шул чакта хоспис кебек җир кирәк. Биредә без   медицина ярдәме белән беррәттән рухи, психологик ярдәм дә күрсәтәбез. Еш кына безгә авыруларга тиздән якты дөньядан китәселәрен әйтергә туры килә. Өлкән яшьтәгеләр бу сүзне кабул итә әле. Ә менә яшьләргә әйтү үземә дә авыр, аларга да читен. Без бит кешенең күпме яшисе калганын беләбез. Юридик эшләрен башкарып өлгерсен дип, әйтергә тырышабыз. Кеше үз аңында булганда кирәкле документларга кул куеп, мирасын тапшырып калдырырга тиеш. Алайса бездә бер стакан су бирергә кеше булмаса да, авыру үлгәч, аның байлыгын эзләп йөрүчеләр шактый.

Владимир Вавилов, биредә ятучыларның – үз дөньясы, ди.

– Бездә берәү дә моңсуланмый. Биредә тормышны яратып яшиләр. Күрше бүлмәләрдә ятучылар никах та укытты хәтта. Розаның бер атна яшисе калганын белгәч, үзләре шулай хәл итте. Без исә каршы килмәдек. Биредәгеләрнең һәр теләген үтәргә тырышабыз, – ди ул. – Мин хосписта ятканнарның һәркайсын хәтерлим. Исемдә тотам. Ләйсән исемле Чаллы кызы бар иде. 5 яшендә танышкан идек. Былтыр 22 яшен тутырып үлеп китте. Чибәр кыз иде. Рәсем ясарга яратты. Миңа истәлек итеп бер картина ясады. Анда өч бүре сурәтләнгән. Мин кыздан сорыйм, нигә бүреләр соң, дим. «Болар – яшәр өчен көрәшүчеләр», – дип җавап бирде. Шул картина минем бүлмәмдә тора.

Владимир Вавилов баштарак Казанда хоспис ачарга кирәклеген әйткәч, аны аңламаучыларның күп булганын искә ала.

– Авыруларны бары тик онкология диспансерында гына дәвалап була дип уйлыйлар иде. Ә без ялгышмадык. Аларга соңгы көннәрендә дәвасын да, өй шартларын да бирә алабыз. Безнең тәҗрибәне күрергә Россия төбәкләреннән дә, чит илләрдән дә киләләр хәзер. Әле менә шушы көннәрдә Кырымнан килеп киттеләр. Алар да үзләрендә хоспис төземәкче, – ди ул.

Ярату кирәк!

Бер йөрәккә күпме ярату, наз, хәсрәт сыйган. Владимир Вавиловның авырулар турында яратып сөйләвен, аларның һәркайсын исемләп белүен, ул гына түгел, инде вафат булган кешеләрнең туганнары белән элемтәдә торуын күреп, аның никадәр кешелекле икәненә тагын бер кат инанасың. Ирексездән: «Болай яшәү авыр түгелме?» – дигәнемне сизми дә калдым. Ә ул исә: «Бу – минем яшәү рәвешем», – дип, җавапны кыска тотты. Ә бит үзенең дә күңел капчыгы буш түгел. Ике кызын салкын җир куенына салган кеше ул. Әмма шуңа да карамастан, ул әле дә башкаларны уйлый. Әллә нинди хыяллар белән яши. Озакламый төзелеп бетәчәк икенче хосписка да өмете зурдан. Икенче хосписта 60лап урын булачак икән. Анысы – өлкәннәргә, искесе балаларга булачак.

Әлегә биредә дәваланучы сабыйларның саны 250гә җитә. Бер-бер артлы чиратлап килеп торалар. Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан психоневрология диспансерында әти-әниләре ташлап калдырган 50ләп  сабыйны да монда алып килеп, дәвалап, тәрбияләп җибәрәләр икән.

Ярдәм кирәк сабыйларны әниләре хосписка алып килә ала. Хәтта яңа туган сабыйларын да бирегә китерәләр икән. Монда яшәү өчен акча түлисе түгел. Һәр баланы 21 көн дәвалыйлар. Әгәр сәламәтлеге буенча тагын да дәвалау кирәк икән, ул  тагын яшәп кала.

– Бездә дәвалану бушлай. Алайса күп кеше акча түлисе була дип уйлап ялгыша. Без иганәчеләр ярдәме белән яшибез. Әгәр кеше тели икән, акча күчерә ала. Әмма мәҗбүриләү юк. Без авыр хәлдә калган һәр кешегә ярдәм итәргә әзербез. Бу хакта районнарга баргач та сөйлибез. Соңгы минутларын җылыда, яратуда уздырасы килгән һәр кешегә безнең ишек ачык, – ди ул.

Хоспис белгечләре авыруларның өйләренә барып та ярдәм күрсәтә. Әлеге ярдәмне алу өчен паспорт, табиб белешмәсе, медицина полисы, инвалидлык кәгазе, СНИЛС кирәк. Табибларны өйгә чакыру тәртибен хосписка шалтыратып белешергә була.

 Кемнәр мөрәҗәгать итә ала?

– Яман чирнең соңгы стадиясе белән көрәшүчеләр яки аларның якыннары.

– Дәвалый алмый торган авыруы булган кешеләр.

– Вакытлыча дәвалану алу өчен физик мөмкинлеге чикләнгән  18 яшькәчә балалар.

 Хосписта яту өчен нинди документлар кирәк?

Балаларның туу таныклыгы, зурларга – паспорт;

– табибтан юллама;

– медицина полисы;

– амбулатор картадан авырулары хакында белешмә;

– дәвалаучы табибтан белешмә;

– 14 яшьтән соң RW анализы;

– өй эчендәге эпидемиологик шартлар турында соңгы 3 көндәге белешмә;

– бала белән ятучы әти-әнигә һәм авыруның якыннарына флюорография үтү турында белешмә кирәк булачак.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

– Районда яшәүчеләр хоспис турында үзләрендәге хастаханәнең баш табибына;

– табиб-онкологка.

Казан хосписы сайтында да кирәкле мәгълүматны табып була. Барлык сорауларга җавапны  хосписның кабул итү бүлегеннән 8 (843) 237-75-66 телефон номеры аша белешә аласыз.

Гөлгенә Шиһапова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү