Бүген Рөстәм Миңнеханов турында фильм күрсәтәчәкләр

Ул Татарстан Президентының 65 яшьлек юбилеена багышланган.

1 мартта ТНВ эфиры аша “Рустам Минниханов: жизнь как инновация” фильмы беренче тапкыр күрсәтеләчәк. Кинолента Татарстан Президентының 65 яшьлек юбилеена багышланган.

Анда Президентның сәясәтче буларак карьера баскычлары, Татарстанны ничек итеп Россиядә иң алдынгы төбәкләрнең берсенә әйләндерүгә ирешүе турында сөйләнелә. Фильм 20.00 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылында туган. 1998-2010 елларда Татарстан Премьер-министры булып эшләде. 2010 елның 25 мартыннан – Татарстан Президенты.


Фикер өстәү