Халыкка иң кирәкле азык-төлек бәяләрен арттыручыларны ачыклыйлар

Монополиягә каршы федераль хезмәт төбәкләрдәге идарәләренә халыкка иң кирәкле азык-төлек бәяләрен күзәтүне көчәйтергә кушкан.

Җитештерүчедән алып, сәүдә челтәренә кадәр бәяләргә күз-колак булып торырга тиеш. Аерым алганда, товар хакын нигезсез арттыру, үз ягыңны гына кайгыртып файдалану, бәяләрне үзара килешеп арттыру очраклары ачыкланачак.

Исегезгә төшерәбез: АКШ, Европа берлеге илләре һәм кайбер башка илләр Россия компанияләренә каршы санкцияләр кертте.


Фикер өстәү