Татарстанда 17 градуслы салкыннар көтелә

Бүген, 2 мартта, Татарстан территориясендә томан, уртача тизлектә җил һәм бозлавык көтелә. 2-4 градус салкын булачак.

3 мартта явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава температурасы 7-12 градус, ә урыны белән 17 градус салкын булырга мөмкин. Көндез 0 градустан -5 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар март аенда Татарстанда явым-төшем күләме нормадан артык булачагы хакында кисәтә.


Фикер өстәү