Татарстанда чистарту-җыештыру ике ай дәвам итәчәк

Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр урамнарны чистарту-җыештыру буенча санитария-экологик икеайлыгы үткәреләчәк. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле документка кул куйган.

Документ нигезендә, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары үзләре карамагындагы территорияләрне тәртипкә салу планнарын 25 мартка кадәр эшләп расларга тиеш. Шулай ук икеайлыкны үткәрү эшләрен җайга салу өчен оператив штаблар булдырылачак. Елга-күлләрнең су саклау зоналарын, комлыклар, сквер, парк, балалар мәйданчыклары, базарлар, халыкның ял итү урыннары, бакчачылык ширкәтләре, шәхси торак йортлар территорияләрен чистарту күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, узган елдагы икеайлык вакытында 400 мең куб метрдан артыграк күләмдә чүп-чар полигоннарга озатылган, 700 меңнән күбрәк агач-куак утыртылган. Чистарынуда 780 меңнән артыграк кеше катнашкан.


Фикер өстәү