Акчаның тынгысыз чагы: алга таба ни көтәргә?

Көн тудымы – яңа хәбәр. Атна башында Россия Үзәк банкы төп ставканы 20 процентка кадәр арттырды. Бу соңгы еллардагы рекордлы күрсәткеч дип бәяләнә. Моңа кадәр төп ставка 9,5 процент тәшкил итә иде. Үзәк банк мондый адым икътисади чикләүләр аркасында бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү, халыкта булган акчаның кыйммәтен саклау өчен кирәк дип аңлатты.

Алга таба ни көтәргә? Белгечләрнең бер ише бик тиздән ипотекага бөтенләй ясин чыгарга туры килмәгәе дип фаразлый. Ай саен кредит түләп яшәүчеләрнең исә – үз кайгысы. Моңа кадәр рәсмиләштергән кредитларның да cтавкасы арта күрмәгәе дип курка алар. Ник дигәндә, соңгы көннәрдә Үзәк банкның төп ставканы күтәрүе аркасында моңарчы алынган кредитларның да ставкалары артачак икән дигән имеш-мимешләр таралды.

Рәсми җавап озак көттермәде. Россия Президенты Владимир Путин моңа кадәр рәсмиләштерелгән кредит ставкаларын үзгәрешсез калдырырга кушты. Ил башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренә караганда, бу боерык ипотека кредитларына кагыла. «Президент икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә төп ставка 20 процентка күтәрелгәнче төзелгән кредит килешүләрендәге ставкаларның барысын да саклап калырга кушты», – дип белдерде ул журналистларга. Бу хәбәрне бер-бер артлы банклар да раслады. Саклык банкы, ВТБ, Альфа-банк кебек эре банклар клиентларын беренчеләрдән булып тынычландырды. Искәртәбез: бу бары тик ипотека кредитларына гына кагыла.

Бу вакыйга кредит белән бәйләнгән кешеләрнең тагын бер мәсьәләгә күзләрен ачты. Фәлән ел элек рәсмиләштереп, айлык түләвен вакытында кертеп барган кредитыңның да көннәрдән бер көнне процентын арттырып куя алуларыннан күпләр хәбәрдар түгел булып чыкты. Юрист Роман Архипов сүзләренә караганда, мондый куркыныч үзгәрә торган ставкалы кредитларга яный. «Әмма андый ставкалы кредитлар бик аз бирелә. Бүген алар илдә рәсмиләштерелгән барлык кредитларның 3 процент чамасын гына тәшкил итә. Ипотека кредитыннан бигрәк, кулланучы кредиты төзегәндә күбрәк кулланыла. Шуңа күрә кредит рәсмиләштергәндә килешүне игътибар белән укырга кирәк. Киләчәктә кредитның ставкасын үзгәртү ихтималы анда аерым пункт итеп күрсәтелгән булырга мөмкин», – ди юрист.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко фикеренчә, килеп туган вазгыятьтә паникага бирелергә кирәкми. Илнең резервлары икътисадны тотрыклы рәвештә тотарлык дәрәҗәдә дип саный ул.

– Төп ставканы 20 процентка кадәр күтәрү акча массасы белән спекуляцияләр булмасын өчен эшләнде. Мондый шартларда акчаны кулда сакламау хәерле. Доллар сатып алырга да кирәкми. Артык акчаны акцияләр яки милек сатып алуга тоту отышлырак, – дип белдерде депутат «ВТ» хәбәрчесенә.

Үзәк банкның көтелмәгән хәбәреннән соң банклар барлык төр кредит һәм кертемнәргә ставкаларны арттырды. Үзгәреш җиле иң беренчеләрдән булып ВТБ банкыннан исте. Банк җитәкчелеге әле узган ялларда гына ипотека кредитларын рефинанслау өчен гаризалар кабул итүне туктату турында хәбәр иткән иде. Үзәк банк хәбәреннән соң исә биредә ипотеканың минималь ставкасы 15,3 процентка җитте. Кертем һәм саклык счетларына акчаны исә ВТБда 18 процент ставка белән салырга мөмкин.  Саклык банкында исә кертемчеләргә 16,5 процентка (ипотека ставкасы 18,6 процентка җиткән. – Д.Г.) кадәр ставка тәкъдим итәләр.

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов кертемчеләргә бу шартларда артык хискә бирелмәскә киңәш итә.

– Депозит ставкаларын кертем срогы беткәч кенә яңадан карарга була. Килешүне вакытыннан алда өзгән очракта кертем ставкасы 0,1 процент кына булырга мөмкин. Шуңа күрә кертемнең срогы тулганчы көтәргә, аннары инде банклар тәкъдим иткән депозит ставкасы белән яңадан килешү төзергә кирәк, – ди ул. – Бүгенге вазгыятьтә акчаны банкта саклауны дәвам итәргә кирәк. Ник дигәндә, акча алсаң да югала. Аны хәзер доллар, еврога алыштырудан мәгънә юк. Банктагы кертемнәрнең 1,4 миллион сумга кадәр өлеше иминиятләштерелгән. Банклар банкротлыкка чыккан очракта да кешегә кертемнәренең әнә шулкадәр өлеше тулысынча түләнәчәк.

Илгизәр Гайнетдинов якын арада ипотека рәсмиләштерергә җыенган кешеләргә бераз сабыр итәргә киңәш итә. Ник дигәндә, төп ставка арту белән барлык төр кредит ставкалары гына түгел, торак бәясе дә котырып үсәчәк. Ипотека ставкалары 20 проценттан да артса, ипотека программасына бөтенләй ясин чыгарга туры киләчәк дип фаразлый белгечләр.  «Бәхетле йорт» милек агентлыгы башлыгы Анастасия Гыйззәтова сүзләренә караганда, торак базарында мәхшәр башланган инде. «Куркуыннан банктагы кертемнәрен, картадагы акчаларын салдырган кешеләр хәзер бу акчаларны, милек алып, саклап калырга тырыша. Булган фатирын яки йортын сатып, ипотека ярдәмендә зуррак торак алырга теләгән кешеләргә хәзер аеруча сак булырга кирәк. Ник дигәндә, банк белән эш барып чыкмаса, торыр җирсез һәм кулдагы очсызлана баручы акча белән урамда калуыгыз да бар», – дип кисәтә белгеч.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү