Казанда янгын чыгып, фатир хуҗасының гомере өзелгән

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын дүртенче каттагы фатирда булган. Коридорда чыккан янгына 10 квадрат метр мәйданны ялмап алган.

Янгын сүндергән вакытта 30-35 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Янган фатирның күршесендә яшәүчеләргә зыян килмәгән, әлеге йортта яшәүче алты кеше өйдән янгын сүндерүчеләр ярдәменнән башка эвакуацияләнгән.


Фикер өстәү