Диния нәзарәте тикшерелмәгән мәгълүматларга ышанмаска һәм паникага бирелеп, аларны таратмаска өнди

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Украина территориясендәге вазгыятькә карата рәсми комментарий бирде. Нәзарәт сайтында чыккан хәбәрдә конфликтның узган атнада гына башланмавы, ә аның инде сигез ел дәвам итүе хакында искәртелә.

«Илдәге кискен үзгәрешләр нәтиҗәсендә Украина неонацистлар кулына эләкте. Аларның кешелексез гамәлләреннән барлык конфессия вәкилләре, шул исәптән мөселманнар да, җәфа чигә. Без хәзер моның бетәчәгенә өметләнәбез һәм дога кылабыз. Без бәхетсезлек килгән кешеләрнең кайгысын уртаклашабыз һәм бөтен дөньяда татулык, тынычлык һәм иминлек булсын өчен дога кылырга чакырабыз», — диелә Диния нәзарәте хәбәрендә.

Дин әһелләре ил җитәкчелегенең карар кабул итүен һәм хәзер берләшергә кирәк булуын искәртә. Мәсәлән, ЛНР һәм ДНР республикаларыннан күченеп кайтучыларга яшәп тору урыны бирергә кирәк. Татарстан Диния нәзарәте аларга азык-төлек һәм матди ярдәм күрсәтү өчен акча җыюны оештырган инде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тикшерелмәгән мәгълүматларга ышанмаска һәм паникага бирелеп аларны таратмаска өнди, башка төрле фикердә булган өчен башкаларны җәберләмәскә һәм үзгә фикер белдерүчеләргә карата агрессия күрсәтмәскә киңәш итә.


Фикер өстәү