Казанда «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналлары призларына көрәш ярышлары тәмамланды

«Сабантуй» журналы призларына 13-14 яшьлек егетләр көрәште. Үз категорияләрендә җиңүче булып Рамазан Мөхәммәтов (Чаллы), Ислам Йосыпов (Балтач), Аслан Закиров (Азнакай), Кәрим Гарипов (Балтач), Ислам Азизов (Казанның Авиотөзелеш һәм Яңа Савин районнары), Ислам Искәндәров (Арча), Әмир Хафизов (Түбән Кама), Аяз Хөсниев (Казанның Авиотөзелеш һәм Яңа Савин районнары), Артур Галимҗанов (Биектау) танылдылар.

Ялкын журналының призларына узган бәйгедә 15-16 яшьлек егетләр бил сынашты. Үз категорияләрендә җиңүче булып Муса Әнвәров (Түбән Кама), Җәмил Ибраһимов (Зәй), Рәмис Нурмәтов (Кукмара), Ильяс Гарипов (Казанның Авиотөзелеш һәм Яңа Савин районнары) Ислам Закиров (Азнакай), Чыңгыз Агаларов (Әлмәт), Булат Яруллин (Кукмара), Ильяс Харрасов (Актаныш), Осман Махмич (Әлмәт) танылды.


Фикер өстәү