«Мечтай со мной» илкүләм хәйрия проекты җитәкчесе Тимур Сафин: «Бергәләп уртак бәлане җиңә алачакбыз»

«Мечтай со мной» илкүләм хәйрия проекты җитәкчесе Тимур Сафин Украинадагы вакыйгаларга карата үз фикерен җиткерде. Аның сүзләренчә, хәзерге вазгыятьтә иҗтимагый оешмалар, волонтерларның эшчәнлеге бигрәк тә мөһим.

– Украинадагы вакыйгаларга карап барыбыз да бик борчыла. Әмма без бергәләп уртак бәлане җиңәчәкбез. Хәзер күп нәрсә иҗтимагый оешмалар һәм хәйрия берләшмәләре эшенә дә бәйле. Бу чорда безгә нәрсә өчен эшләвебезне, бурыч-максатларыбызны истә тоту мөһим. Гомумән, хәзер һәр кешенең эш-гамәлләреннән күп нәрсә тора, – ди проект җитәкчесе.

Ул ил күләмендә яңа хәйрия акциясен башлап җибәрүләре хакында да хәбәр итте. Әлеге проект хәрби хәрәкәтләр вакытында зыян күргән гаиләләрдәге балаларга ярдәм итәчәк. Тимур Сафин әйтүенчә, ул «Елка желаний» акциясенә охшаш.

– Яңа акциянең исеме – «Дарим вместе», – диде Тимур Сафин. – Катлаулы тормыш хәлендә калган балаларны туган көннәре белән котлап, бүләк бирергә мөмкинлек булачак. Ул балаларга хәзерге вазгыятьтә бигрәк тә кыен бит. Күченеп китәргә мәҗбүр булучылар арасында берничә дистәдән артык бала бар.

Акциянең координаторлары балаларның ата-аналары һәм опекуннары белән элемтәгә керәчәк, балаларның теләкләрен билгелиячәк. Алга таба катнашучылар һәм аларның теләкләре турында мәгълүмат акциянең махсус сайтында (даримвместе.рф) барлыкка киләчәк

Теләгән һәр кеше бу акциядә катнаша һәм балаларның теләкләрен үти ала. Бүләк бәясе – 10 мең сумга кадәр.

– Бу авырлыклар – вакытлыча. Без берләшеп, бер-беребезгә таяныч, терәк булып, аларны да узарга тиеш, – ди Тимур Сафин.


Фикер өстәү