Әлмәттә янгында хатын-кыз үлгән, баланы коткарганнар

Бүген иртән Әлмәттә Гафиатуллин урамындагы 10а йортта янгын турында хәбәр килде.

Янгын биш катлы йортның өченче катындагы фатирда аш бүлмәсендә чыккан. Янгын сүндерүчеләр югары каттан махсус битлек белән 13 яшьлек малайны алып чыккан.

Янгынны сүндергәндә хатын-кыз мәете табылган. Фаҗига сәбәпләрен ачыклыйлар.

Янгын 2 кв.метр мәйданга зыян китергән.


Фикер өстәү