Татарстанда 26 градуслы салкыннар көтелә

Татарстанда иртәгә, 10 мартта, төнлә һәм иртән 26 градус салкын булуы көтелә. Урыны белән томан булачак. Шуңа бәйле рәвештә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка бик кирәк булмаса, урамга чыкмаска, анда йорт хайваннарын озак тотмаска һәм ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

Әгәр урамга чыгарга кирәк булса, берничә кат кием-салым кияргә, аяк киеменә җылы аслыклар куярга кирәклеге искәртелә. Автомобильдә мондый һава шартлары булганда шулай ук сак булырга, юлларда башка машиналарны узарга тырышмаска киңәш ителә.

Төбәк гидрометеоүзәге фаразына караганда, салкын һава торышы 11енә кадәр сакланачак. Шимбә, 12 мартта, бераз җылыта: төнлә 16-21, көндез 10-19 градус салкын булачак.


Фикер өстәү