Татарстанда өч көнлек эш атнасы башланды

Җитештерү календаре нигезендә, башланган эш атнасы татарстанлылар өчен нибары өч көн дәвам итәчәк. 9, 10, 11 март – эш көннәре, ә 7, 8 март ял көннәре иде. 

Моңа кадәр татарстанлылар өчен  алты көнлек эш атнасын булды. Татарстан халкы шимбә көнне, 5 мартта, эшләде.
Киләсе озын яллар май бәйрәмнәрендә булачак. Татарстанлылар 30 апрельдән 3 майга кадәр, ә аннары 7сеннән 10 майга кадәр ял итәчәк.


Фикер өстәү