Татарстанда бәяләрне арттыруга карата шикаятьләрне «кайнар линия» телефонына хәбәр итәргә мөмкин

Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә бәяләрне үзгәртү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итә, дип хәбәр итә ведомство.

Хәбәрләрне Россия Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан идарәсе монополиягә каршы контроль бүлеге белгече Рамил Гыйбадуллинга кабул итә. Белешмәләр алу өчен телефон: 8 (843) 238-30-59.

Алынган белешмәләр ведомство тарафыннан бәяләрнең спекулятив үсешен булдырмау өчен файдаланылачак.


Фикер өстәү