Роспотребнадзор идарәсе: «COVID-19 белән авыручылар саны кими»

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимүе күзәтелә башлады. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

Узган тәүлектә 638 очрак теркәлгән. Элегрәк чирләүчеләр 30 процентка кимегән дигән булсалар, хәзер бу күрсәткеч 41 процентны тәшкил итә.


Фикер өстәү