Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны эпидемиологик чиктән түбән

Татарстанда коронавируска бәйле чикләү чараларын бетерү мәсьәләсе каралмый. Март ахыры, апрельнең беренче декадасына кадәр бу хакта уйлыйсы түгел әле. Моның сәбәпләре дә бар.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина аңлатканча, коронавируска бәйле чикләүләрне бозучылар бар. Вакцинация күрсәткечләре дә моңа рөхсәт бирми әле.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Роспотребнадзор җәмәгать туклануы оешмалары арасында 5,4 процент хокук бозу очракларын ачыкласа, бу айда гына әлеге күрсәткеч 5,9 процентны тәшкил итә.

Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2021 ел башыннан 5643 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Гыйнварда – 2762, февральдә – 1 931, мартта 950 очрак ачыкланган. Февраль аенда авыручылар саны гыйнвар күрсәткечләреннән 30 процентка кимрәк икән.

ОРВИ турында да онытасы түгел. Бу чир сезоны да тәмамланмаган әле. Шулай да Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны эпидемиологик чиктән 31 процентка түбәнрәк. Казанда бу сан 33 процентны тәшкил итә.

Вакцинация мәсьәләсенә килгәндә, Татарстанда соңгы тәүлектә 1451 кеше прививка ясаткан. Барлыгы 110160 кеше вакцина кадаткан, шуларның 68426сы аның икенче дозасын алган.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, республиканың сәүдә үзәкләрендә урнашкан вакцинация пунктларында прививканың бер генә компонентыннан файдаланырга була.

– Безнең сәүдә үзәкләрендә әледән-әле бу вакцинацияне үткәрә торган медицина оешмалары үзгәреп тора. Әгәр дә бер оешма вакцинацияне башлаган икән, мәсәлән, 21 нче сырхауханә диик, ул аны тәмамларга да тиеш. Прививка ясатырга теләп, сәүдә үзәкләренә килүчеләр белән бу хакта сөйләшәләр, – дип аңлатты ул.

 Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү