Пенсия бүлегендә февраль һәм март пенсиясендәге аерманы аңлаттылар

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегендә республика халкының пенсиясе ни өчен февральдә март аена караганда зуррак булуын аңлаттылар.

Матбугат хезмәте хәбәре буенча, әлеге аерма гыйнвар өчен өстәмә түләү белән бәйле, бу айда татарстанлыларга 5,9 процент күләмендәге индексацияне исәпкә алып түләделәр. 1 февральдән исә Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән индексация 8,6 процентка кадәр арттырылды.

«Февраль пенсиясе зур булды, чөнки бу айда пенсионерлар пенсия белән бергә гыйнвар өчен 8,6 процентка индексацияләнгән өстәмә акча алды. Мартта исә пенсия гыйнвардагы өстәмәсез генә күчерелде. Индексация ике этапта үткәрелде. 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9 процентка арттырылды, ә 1 февральдән Россия Президенты күрсәтмәсе буенча федераль закон нигезендә өстәмә рәвештә 8,6 процентка индексацияләнде», — диелә хәбәрдә.

Республикада яшәүчеләр үз пенсияләренең индексациядән соң билгеләнгән төгәл күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләре порталында белә ала. Моның өчен «Билгеләнгән пенсияләр һәм социаль түләүләр турында белешмәгә заказ бирергә» дигән электрон сервисны активлаштырырга кирәк. Документ реаль вакыт режимында берничә секунд эчендә формалаштырыла. Ул юридик көчкә ия. Кирәк булса, аны принтердан чыгартып алырга да мөмкин. Һәр пенсионерның индексациядән соң өстәлгән акчасы индивидуаль һәм пенсиянең күләменә бәйле.


Фикер өстәү