«Бер өйдә 17 кеше яшәсәк тә, туганнар белән дус булдык»

Казан кызы Гөлия Хамед гарәп егетенә кияүгә чыгып, биш бала үстерә. Өйләнешкәч, Гарәбстанда яшәгәннәр. Ире табиб булгач, аңа укуын Казанда дәвам итәргә туры килгән. Шуңа күрә алар  хәзерге вакытта  Казанда яши. Гөлия белән  гарәп халкының үзенчәлекләре турында сөйләштек.

– Гарәпләр –  туган җанлы, кече күңелле халык. Әгәр гаиләдә биш ир икән, барысы  да бер өйдә яшиләр. Монда әле каенана белән каената да бар. Иремнең бертуганнары – җидәү. Дүртесе – ир туганнар. Бер зур йортта дус-тату яшәдек. Эш бүлешү дигән нәрсә юк. Өй җыештырасыңмы, кер үтүклисеңме, ашарга пешерәсеңме – барысын да бергә эшлисең. Әмма кайчак бөтен зур  бер гаиләнең  киемнәрен кул  белән юган чакларым да булды. Монда чит ирнең оекбашы дип аерып, борын чөереп торып булмый, – ди Гөлия Хамед. – Мәчеткә дә, гарәп теле дәресләренә дә, ресторанга да бергәләп йөрисең. Бүген туганлык хисләре кимегән заманда, бу – бик зур әйбер. Үпкәләшкән, бер-беребезгә авыр сүз әйткән чаклар булмады.

Гөлиягә, мөселман кануннары буенча яшәгәч, ияләшү кыен булмаган. Әмма көн саен туганнарга йөрешү, аларны кабул итү кайчак туйдырып та җибәргән. Ял итәргә, шәхси тормыш өчен вакыт аз калу бик ошап җитмәгән. Шул ук вакытта ул иренең барлык туганнарын да хөрмәт итүен, аларның да үзен яратуын әйтә. Аны татар дип йөрткәннәр, чөнки гарәпләр арасында бердәнбер.

– Каенанам да, каенатам да – бик яхшы кешеләр. Килендәшләрем, каената сине артыграк ярата, дип көнләшеп тә куя иде. Ерактан килгәч, сагынуымны аңлаганга шулай якын кабул иткәндер дип уйлыйм. Әлегә Казанда яшибез, ирем, туган якка кайтып китәбез дисә, әлбәттә, каршы килмәячәкмен. Ирем белән аңлашып яшибез, аның ягыннан тыюлар юк. Мин үзем – гарәп теле укытучысы. Мәктәптә укыттым. Балалар белән эшләү авыр, бәлкем, өйдә утырырсың, дип фикеремне сорашты. Балаларны тәрбияләргә вакыт күбрәк калсын дип, өйдә утырам.  Олысы Мәликәгә –14, кечесе Софиягә – 3 яшь. Минем өчен эшләүгә караганда, балаларга тәрбия бирү күпкә  кыйммәтрәк, – ди Гөлия Хамед.

Сәрия МИФТАХОВА


Фикер өстәү