Татарстанда шикәр комына ихтыяҗ 16 тапкыр арткан

Көнбагыш маена — 9, карабодайга — 5, тозга сорау 7 тапкыр арткан.

Бер атна эчендә республикада шикәргә ихтыяҗ 16 тапкыр арткан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Ул шулай ук башка продуктларга да ихтыяҗ артуын билгеләп үтте. Узган атнада халыкны көнбагыш мае буенча сатып алу күләме 9 тапкыр, карабодай алучылар саны 5 тапкыр, тоз сатып алучылар 7 тапкыр арткан.

— Нәкъ менә шундый ыгы-зыгы аркасында без кайвакыт шәһәр сәүдә челтәрләрендә буш киштәләрне күзәтәбез. Бүгенге көндә хәл тотрыклана, челтәрләрдә запаслар арта, — диде Җәббаров.

Министрлыкта әлеге хәл даими контрольдә  булуын искәрттеләр.


Фикер өстәү